Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#22июньхәтерһәмкайгыкөне

Фронт хатлары - Ватанга тугрылык елъязмасы.
Вакыт узудан, күз яшьләре тамудан саргайган, кат - кат кулдан - кулга йөртеп укудан нык таушалган өчпочмаклы фронтовик хатлары, язылуларына күп еллар үтсә дә, үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Киресенчә - күңелне тагы да ныграк җәлеп итәләр. Мифтахова Нәҗибә апада да шундый истәлекле, изге хат саклана. Бу хат 11.05.1942 елда, 18 яшьлек Саттаров Әзһәр абый тарафыннан яраткан кызы Миңсылуга язылган була. Миңсылу апа бик каты авырып киткәч, хатны Әзһәр абыйның апасы - Гарифуллина Мәдинә апага тапшырып калдыра. Мәдинә апа бу кадерле хатны кызы - Нәҗибә апага тапшыра. Әзһәр абыйның хатыннан сөйгәненә, әти - әнисенә, туганнарына, дусларына булган йөрәк җылысы, көчле сагынуы, туган илгә, туган җиргә тугрылык, Җиңугә тирән ышаныч хисләре бөркелеп тора. Фронттан әйләнеп кайта алмаган батыр Авылдашыбыз Әзһәр абыйның бу хатын, киләчәк буыннар өчен саклап һәм кадерләп тоткан өчен, минем кулларыма тоттырып, укып карарга рөхсәт иткән Нәҗибә апабызга ихлас рәхмәтләремне юллыйм.