Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

СИНЕҢ ТАЛАНТЛАРЫҢ, БУРАЛЫМ!

Кайтам туган авылыма...и, авыл урамнары...
Буралыга кайтам менә, күңелнең тулган чагы.
Кайтам елга буйларына, чәчәкле бакчалары.
Буралымда җәй көннәре, нурларга тулган чагы!
Сагындырды бормалы су, авылым чишмәләре.
Бура чишмә буйларында - күңлемнең җырлар чагы!
Әрәмәле елга буе, ак шомыртлы ярлары.
Тагын кайттым Буралыма - җиләкнең пешкән чагы!
(Йөрәкнең янган чагы...)
Сабантуйга сиңа кайтам, и, газиз Туган ягым,
Сагындым шул, синдә үткән, гөнаһсыз балачагым!
(Сопбух Исхаков)
Хөрмәтле авылдашларны, Мәскәү өлкәсендә, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә, Азнакай, Сарман, Зәй, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итсәләр дә, Буралы хәлләре, яңалыклары белән кызыксынучы, теләктәшлек белдерүче Төркемдәшләремне - "Сабантуй" бәйрәмебез белән ихлас тәбрик итәм.
Безнең Буралыбызны сихри, моңлы, җырлы, якты итеп, үзенең газиз күз нурларын кушып, табигатебез күренешләрен сүрәтләгән Исхаков Сопбух абыйның рәсемнәрен (картиналарын) карап, хозурланырга чакырам.