"БУРАЛЫНЫҢ тылсымлы, бизәкле чигешләре"

Буралы авыл җирлеге диалектын, борынгы һөнәр ияләренең эшләрен, элекке заман чигешләрен һәм җырларын, зияраттагы борынгы ташларны тикшерү, өйрәнү өчен Казан шәһәреннән фәнни экспедиция килде. Аларга, элеккеге заманда җырланган, әнкәйләрдән отып калынган "Бишек җыры", "Төшләремә керә балакаем" исемле җырлар көйләп күрсәтелде. Оста чигүче Нәҗибә апаның һәм аның каенанасы Сәкинә апаның чигешләрен карадык, чигү алымнары турында фикер алыштык.