ТУГАН ТЕЛЕМ - МОҢЛЫ ТЕЛЕМ!

Фикердәшләр! Әйдә, берләшик тә,
Торып басыйк - Телне якларга! (И.Гыйләҗев)
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Азнакаебызның 90 еллыгы хөрмәтенә, Буралыда 3 районның (Азнакай, Мөслим, Сарман) туган телебезне, китап сөючеләре - танылган Якташ әдипләребез : М.Галиев, Н.Әхмәдиев, И.Гыйләҗев, Ф.Гыйззәтуллина, Р.Закуан, Ә.Исхаков, Р.Шәрипова, И.Сәләхова белән бергә авылдашыбыз С.Исхакованың, элекке хезмәттәшебез Т.Корбанованың китаплары белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Кичәбездә, "Буралының тылсымлы бизәкләре" исемле күргәзмәдә авылдашыбыз Сопбух Исхаковның һәм Гөлзадә Җиһаншинаның картиналарын, хөрмәтле Нәҗибә апабызның үз куллары белән теккән, чиккән күлмәк - алъяпкычларын, яулык - калфакларын, Сарман районыннан Замаевлар гаиләсе махсус алып килгән, татар халкының яраткан ризыгын - "Балан бәлеше"н һәммәбездә хозурланып, шаккатып карадык. Мөслим районының авыл җирлеге башлыгы Илүсә Илгизәровна һәм активистка Илһамия апа "Баланлы + Буралы =Дуслык күпере"н ныгытырга, аралашырга килеп Буралыларны бик сөендерделәр! Ошбу кичәдә катнашкан, ярдәм иткән Китап сөючеләремә олуг рәхмәтләремне юллыйм.