Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

19 май – Татарстан матбугаты көне.

Хөрмәтле каләм ияләре - районыбызның "Маяк"гәҗитендә хезмәт куючы журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр!  Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез. Еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәгезгә таянып, заман белән бергә атлыйсыз. Гәҗиттә басылган язмаларыгыз абунәчеләр тарафыннан яратып укыла. Буралы авыл китапханәсе - вакытлы матбугат хезмәткәрләрен; китапханәнең даими китап укырга яратучысы, төркемдәшебезне - журналист, язучы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, "Знамя труда" гәҗитендә озак еллар баш редактор булып эшләгән Исхакова Сәрия Тәлгать кызын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан - яңа иҗади уңышлар тели, вакытлы матбугат белән һәрдаим танышып барырга чакыра.