18 май – Халыкара музейлар көне.

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Буралы авыл китапханәсе халкыбызның мирасын саклаучыларны, барлаучыларны, тарихыбыз, үткәнебез белән кызыксынучыларны - "Халыкара музейлар көне" белән тәбрик итә. Яңалык - күптән онытылган матур истәлек...
Комган...Кеше дөньяга килә. Аны җиз комганга салынган җылымса су белән көтеп торганнар.Гомер буе җиз комган Кешегә хезмәт иткән. Рәхәт мизгелләрне Кеше чистарынгач, пакълангач кичергән һәм, әлбәттә, җиз комган аның көндәлек юлдашы булган. Тик...җиз комганнар - сәнгатьчә төрле бизәкләр уеп ясалган комганнар - хәзер Татарстан дәүләт музеенда гына саклана (1нче фото). Сезгә, авылыбызда әби - бабайларыбыз чорыннан сакланып калган борынгы комганнарның, заманча пластиктан ясалганнарның, минем фотосүрәтләремдә булса да, чагыштырып карарга тәкъдим итәм, аларның хуҗаларына чиксез рәхмәтләремне юллыйм.