#ГаиләТарихындаГасырларКайтавазы

"ГАИЛӘ ӘЛИФБАСЫ" белән танышабыз!
Ата - ана үзенең баласына яхшы тәрбия, әдәп өйрәтүдән дә артык бүләк бирә алмый. Әлбәттә, һәр гаилә үзенчә яши, тик шул ук вакытта аларны берләштерә торган гомуми кыйбла да бар. Бу ата - баба йолаларына, милли гореф - гадәтләргә, туган телебездә язылган китапларга тугрылык. Гаиләнең ныклыгы, тормыш рәвеше, үзара мөнәсәбәт - барысы бергә ГАИЛӘ әгъзаларында милли холык - фигыль, туган телебезгә дә мәхәббәт тәрбияли.