#ДеньПобеды2021

"Буралы авыл китапханәсе"ндәге төркемдәшебез иҗаты:
Исәннәр бер кайтыр,
Сабыр булыйк!
Көтеп яшик,
Бәлки...кайтырлар!...
Еллар үткән саен онытыла
Яу кырында ятып калганнар.
Алар да бит, ил бәхете өчен
Яу кырында ятып калганнар.
Өлкәннәр дә хәзер үзгәрделәр...
Оныттылар, Алар турында...
Бу рәхәтлек өчен, Алар да бит
Башын салды сугыш кырында.
Күпме толлар калды, ялгыз кызлар,
Ятим булып калды балалар.
Өйләнми дә китте бик күпләре,
Ялгыз яшен койды аналар.
"Үз башыннан үтми беркем белми!" - диләр,
Тыңласагыз иде, Аларны.
Җанга сыкрап, аваз килеп иңә:
"Оныттыгыз Безне!" Аларны!
Үз сагышы белән калган толлар,
Ялгыз кызлар - ялгыз моңая,
Ялгыз Ана тәсбих тарта - тарта:
"Бәлки, кайтыр!" - диеп, юана.
Бик күпләре инде вафат булды,
Бер рәхәттә күрми киттеләр.
Һәр ел саен, Җиңү көннәрендә
"Бәлки, кайтыр!" - диеп көттеләр....
Корбанова Тәслимә Җәүдәт кызы.
08.05.2021.