Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"Нурлы күңелләр балкышы".

Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Баланлыдагы бүлекчәсе янәдән райондагы Аккалфаклыларны җыйды. "Нурлы күңелләр балкышы" дип исемләнгән чарага әзерлек йөзеннән буыннан-буынга килгән, борынгы тарихы , истәлеге булган дисбеләр, намазлыклар барланды. Бар икән бит, бар икән гасырлар тарихын үзендә саклаган намазлыклар, тәсбихлар! Корбанова Тәслимә үз нәселенең буыннар дәвамлыгы белән таныштырды, әбисенең Мәрьям-ана гөленнән, балыкның умыртка сөягеннән тезелгән дисбеләре, намазлыгы, читекләре, аяк чолгавына чаклы кадерләп саклаган. Гәрәева Илһамия апа районнан килгән кунакларны да сокландырып хөрмә төшеннән дисбе тезеп мастер - класс күрсәтте. Хафизова Фәния тирә - як авылларга чаклы бара-бара истәлекле намазлыклар алып кайтты. Биредә районыбызның туган як музееннан, Баек, Бәкәбез авылларыннан килгән намазлыклар бар иде. Нәбиуллина - Якупова Сәйдә апаның, кызлары Айгөл һәм Алсуның "Корбангали" мәчетебезнең 20 еллык юбилеена атап тегеп, чигеп, бизәп эшләгән намазлыгы, Тукай районы Хуҗи авылында 1924 елда туып, шул авылда гомер иткән Бәхиҗә Габдрахман кызының уз куллары белән 1960 елларда чигелеп эшләнгән намазлыгы. Бәхиҗә апа динле кеше булган, намазын калдырмаган. Бүген бу намазлыкны Хуҗи авылыннан килен булып килгән Гөлнара Муллакаева ядкәр итеп кадерләп саклый. Музей җитәкчесе Нәзилә ханым әнисенең мирас булып тапшырылып килгән намазлыгы турында сөйләгәндә күңелләр кузгалды. Күпме истәлек, иман байлыгын саклаган хәзинәләр бит болар! Еллар үтеп, иске сандыклар белән бергә газизләребез турында хәтирәләр һәм истәлекләр чыгарылып ташланмасын иде! Нәсел башлангычларыбызның "Балаларым - оныкларымның гомерләре озын, ризыклары киң булсын, бәрәкәтле гомер, тәүфикъ телим", дип, биш вакыт намазда баш орып сәҗдә кылган намазлыклары аяк сөртеп керү өчен паласка, ә дисбеләре песи муенына тагу өчен төймәгә әйләнмәсен иде! "Нурлы күңелләр балкышы" исемле бу чарабызда катнашкан Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марина ханым, Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Эльмира ханым, Туган як музее директоры Нәзилә ханым, Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Мөслим районы буенча җитәкчесе Эльвира ханым, район буенча аккалфаклылар, авыр чагында да, күңелле вакытларда да кеше янында булган, мөселман йолаларын җиренә җиткереп үтәгән, иман нуры тараткан, тәрәвих намазларын бизәп мәчетләргә йөргән әбиләр - апалар катнашты.
(Исламова Илүсә Илгизәр кызының язмасы)
Газиз әби - бабайларыбыз тарафыннан калдырылган кадерле һәм иң бәһале, кыйммәтле мирасны күреп, Баланлыларның "Нурлы күңелләр балкышы" безнең күңелләребезне дә җылытты, нурландырды. Баланлы мәктәбендә тупланган "Әбиемдә кунакта" дип исемләнгән татар бүлмәсен, күргәзмәнең бер өлешен карарга тәкъдим итәм. Бу кадерле мирасны киләсе буыннарыбызга да шушылай матур, камил килеш тапшырырга насыйп булсын!