Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Чернобыль афәте .

Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлауга быел 35 ел тула. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның (аларны ликвидаторлар дип тә атыйлар) геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итүләре нәтиҗәсендә глобаль куркыныч чигендерелә. Безнең авылдашыбыз - Сәгыйдуллин Гәзизҗан Галимҗан улы, военкомат чакыруы буенча, 1988нче елның апрель - август айларында һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә, чистартуда катнаша. Үтә дә ярдәмчел, ачык күңелле, кешеләргә гел яхшылык эшләргә генә омтылып яшәүче Гәзизҗан абыебызга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, хатыны Александра белән икесенә тату, тыныч, тигез, озын гомерләр телибез! Икенче авылдашыбыз - Юсупов Таһир Хөппихуҗа улы, военкомат чакыруы буенча, 1988нче елда һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Бүгенге көндә ул, хатыны Гөлүсә белән Азнакай шәһәрендә гомер итәләр. Бу күркәм гаиләгә тынычлык, ныклы сәламәтлек телибез! 26 апрель көнне, илебезнең төрле шәһәрләрендә халык Хәтер мәйданына, митингка җыелыр. Бу көнне без авыр минутларда Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калган якташларыбызны искә алабыз, Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз, аларга рәхмәтебезне белдереп, баш иябез. Мондый афәтләр беркайчан да кабатланмасын, киләчәгебез якты булсын дип теләкләр телибез.