Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ТУКАЕБЫЗДАН МИРАС.

"Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә латыйф (нечкә һәм гүзәл) булып, анчак (бары тик) гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр..."
"Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрне..."
(Г.Тукай)
 Балалар - "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкиятләрен тыңлаганда "онытып җибәргәндә" яки "дөрес әйтмәгәндә" үзләре үк кушылып сөйләделәр, дөресләделәр; рөхсәтсез, чит кеше әйберләренә кагылырга ярамавын әйттеләр; кошлар һәм хайваннар турындагы шигырьләрдән соң: аларны яратырга, рәнҗетмәскә кирәклеген белдерделәр.Тукаебызның "Бишек җыры"н җырлаганда һәммәсенең дә "кочакта тирбәлеп" карыйсылары, кәҗәгә "печән ашатасылары" килде; газиз "Туган тел"ебезне җырлаганда бик тырышып вә матур итеп кушылдылар. Тукаебызның мирасын саклап, туган телебезгә хөрмәт вә мәхәббәт уятып, әдәп кагыйдәләрен өйрәтеп, авылыбызның киләчәк буынын тәрбияләүче "Балкыш"ыбыз хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләремне юллыйм. Бергә булыйк, бердәм булыйк!