#МәшһүрТатарГалимнәре-Габделкаюм Насыйров.
Бөек мәгърифәтче,әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде.Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы,мисалларга,иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен,грамматикасын төзеде. Шул кыска гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп,безгә бай мирас калдыра.