Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Әдәби мирасханә

Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (революциягә кадәрге әдәби псевдонимы-Гыйффәт Туташ)1895 елның 19 октябрендә хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗә авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Заһида башта остабикәгә йөреп укырга һәм шигырь язарга һәвәс була. 1913-1914 елларда Мәскәүдә чыккан "Ил" һәм аның дәвамы "Сүз" газеталарында "Гыйффәт Туташ" имзасы белән беренче лирик шигырьләре басыла.1915-1917 еллар арасында Мәскәүдә "Гыйффәт Туташ шигырьләре" исеме белән яшь шагыйрәнең бер-бер артлы өч җыентыгы дөнья күрә. Бурнашева Октябрь революциясен шатланып каршы ала һәм татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән буларак,яңа тормыш өчен актив көрәш юлына баса. 1918 елда ул Коммунистлар партиясенә член итеп алына.1921-1923 елларда З.Бурнашева РКЛ(б) Үзәк Комитетының хатын-кызлар бүлегендә инструктор булып эшли. Егерменче елларда аның турыдан-туры җитәкчелеге астында үзбәк,кыргыз,төркмән һәм таҗик кызларыннан күп кенә укытучылар,культура,партия хезмәткәрләре хәзерләнә. З.Бурнашева 1952 елдан пенсиягә чыгып,Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнә. 1971 елда аның,архив материалларына,үзенең һәм революция ветераннарының истәлекләренә нигезләп язган "Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан" исемле китабы дөнья күрә. Күпкырлы  иҗтимагый эшчәнлеге һәм укыту-тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре өчен З.Бурнашева "Почет Билгесе" ордены,Үзбәкстан,Кыргызстан Верховный Советлары Президиумының Мактаү грамоталары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Заһидә Бурнашева 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафат булды.