Әдәби календарь.Язучы Вахит Юнысның тууына 90 ел

Язучы Вахит Юнысның тууына 90 ел(1930-2006). Язучы-публицист Вахит Юныс(Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң,Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә,андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап,белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп ,1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә.1953 елдан В.Юныс-СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты. Институтны тәмамлагач,озак еллар Ирак,Мисыр,Әфганстан,Сүрия кебек шәркый илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. В.Юныс-1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.1997 елдан Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы "Татарские новости" газетасы белән хезмәттәшлек итә,шактый еллар газета редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул-Татарстан көндәлек матбугатының,бигрәк тә "Татарстан яшьләре" һәм "Шәһри Казан" газеталарының даими авторларыннан берсе була. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында "6000 көн чит илләрдә" исеме астында язучының шундый жанр әсәрләреннән тупланган күләмле китабы басылып чыга. Язучы 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы Исергәп зиратында җирләнә.