"Халыкара өлкәннәр көне".

Буралы авылы китапханәсе ветеран Китапханәчеләребезне "Халыкара өлкәннәр көне" белән тәбрик итә. Кешелекнең мең еллар дәвамында җыелып килгән рухи мирасын саклаган,халыкка вакытында җиткерә белгән хөрмәтле өлкән китапханәчеләребез! Вакыт аргамагы һаман алга чаба. Көннәрне айлар,айларны еллар куып тора.Үткән белән бүгенгенең җебен тоташтырып торучы кешеләр-Сез инде ул өлкәннәребез! Безнең күңелләребезгә яктылык өстәп,сәламәт булып,озак яшәгез!