Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез!

5.08.-Халыкара светофор көне.1914 елның 5 августында Американың Кливленд шәһәрендә заманча светофорның иң беренче моделе уйлап табылган. Хәзергеләренә охшаш өч төстәге светофорлар 1920 елда Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә барлыкка килгән. Россиядә светофор 1930 елда-Ленинградта барлыкка килә. Бәйрәм уңаеннан,балаларга,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк икәнлеген искәртү максатыннан бу китапларны укырга киңәш итәм.Исән-сау,сәламәт булыгыз!