Әнәс Кариның тууына 100ел.
11 июнь-яташ язучыбыз,шагыйрь Әнәс Кариның туган көне. Ул 1925 елның 11июнендә Азнакай районының Уразай авылында туа. Үзбәкстанның Үргәнәч шәһәрендә укытучылар институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң башта-Арча педагогика училищесында,аннары Питрәч районына керә торган Янсуар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елларда аның республика газета-журналларында педагогик-методик темаларга кагылышлы мәкаләләре басыла. Ул әдәби иҗат эше белән дә шөгельләнә. Аның "Балаларга бүләк","Гөлбакча","Күңелле ял","Дуслык","Беренче адымнар" дигән китапларын балалар яратып укый. 1990 елда шагыйрьнең "Тамчы тамганда" исемле җыентыгы басылды. Язучы 1954 елда вафат.