Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Азнакай районы Буралы авылы китапханәсенең тарихы.

Азнакай районы Буралы авылы китапханәсенең тарихы.

Туган авылыбыз Буралының тарихын өйрәнүдә, кешеләре, аларның яшәеше турында мәгълүмат җыюда, халык иҗатын туплауда китапханәнең роле бик зур. Чөнки, авылыбыз кешеләре – сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүматләр махсус альбомнарга теркәлеп, китапханәгә килгән һәркем болар белән таныша ала, кулына алып укый, авыл сәхифәләрен битләп-битләп актара ала.                                                                                                    

Революциядән соң,авыл җирләрендә китапханә-изба читальнялар оешкан.Тормыш шартлары авыр булса да,яше-карты мәдәнияткә тартыла.

1930 нчы елда Буралы авылында мәдәни-агарту учагын үтәүче уку йорты (избач) ачыла.Ул революциядән соң куылган Гөбәйдуллин Латифулла хажиларның йортына урнаша. Ачучылар-Минаев Имам,Минаев Заһидулла,Гыйлфановлар була.Яңадан уку йортын  укытучы Гыйлфанова Шәмсекамалга беркеткәннәр.Ул вакытта уку йорты Авыл Советында учетта торган,1 шкаф китап һәм гәҗитләр булган.Колхозлар оеша башлаган елларда китапханәчеләр агитатор да,халык арасында аңлату эшләре алып баручы,  заемга акча җыючы да була.Алар җилкәсенә күп төрле башка җәмәгать эше   йөкләнә.Сугыш чорында да китапханәчеләр колхоз эшләрендә актив катнаш-  каннар.                                                                                                                  1945 елда Мифтахов Мәхмүт Гыйлфанова Шәмсекамалдан уку йортын кабул итеп ала. 1946 елның июнь аеннан 1951 елның июль аена кадәр клубта һәм  уку йортында Әхмәдуллина Миңнур эшләгән.Ул эшләгән чорларда клуб     белән уку йорты колхозда хисапта торган.   1951 елдан Мифтахова Сәкинә Закир кызы җиң сызганып эшкә керешә.Районда мәдәният бүлеге ачылгач, исәп, контроль, китапханә эшенә таләпләр тагын да арта. Авыл халкы уку йортына тартыла,чөнки китап,гәҗит-журналларны бары шушында гына  табып укып булган. Уку йортындагы китапларның күпчелеген татар телендәге басмалар тәшкил итә.1960 елның август аеннан уку йорты “китапханә” диеп атала башлый,шул ук елны Сәкинә апа Казанда курслар –ларда белемен күтәреп кайта.Ул чорда фондта 550 китап исәпләнгән.                    

Китапханә Буралы халкына,Чулпан(күчмә)авылындагы Н.Ихсановалар өендә хезмәт күрсәткән. Китапханәче Сәкинә апа үз эшен һәрчак җиренә җиткереп    башкарган:халык белән тыгыз элемтәдә торып эшли,һәр яңа кайткан китапка   укучылар конференциясе үткәргән,инвентарь китапларын,карточкаларын бик       төгәллек белән алып бара торган була.                                                                  

1978 нче елда Мифтахова Сәкинә лаеклы ялга китә.

Китапханәне 1981 нче елның азагында Сәгадатова Азия Сәфәр кызы кабул итеп ала. 1986 нчы елда китапханә клуб, медпункт, мәктәп урнашкан бинага күченә. Анда 75 кв.м. мәйданда Буралы авыл халкына хезмәт күрсәтә.Азия апа үзе эшләгән чорларда бик матур кичәләр,китап премьералары үткәреп   алдынгылар сафында  эшли. 1995 нче елда Сагадатова Азия лаеклы ялга китә, Гараева (Бакирова) Гөлнур Миргасим кызы эшли башлый.

1997 нче елның декабрендә авылда “Буралы” колхозы хисабына яңа Мәдәният йорты төзелә. Анда китапханә өчен 40кв.м. урын бирелә. Бүгенге көндә китапханә шушы бинада эшли.

2005-2010 нчы елларда китапханәче булып Шарипова Дания Рафаэль кызы эшли. Ул башка эшкә күчә.

2010-2011 нче елларда китапханәче булып Ситдикова Рәзилә эшли.

2012 нче елның 15 нче февралендә китапханәне Фәхриева Вәсимә Сәхипҗан кызы кабул итеп ала һәм бүгенге көнгә кадәр бик яратып үз хезмәтен башкара.