Актюбинская поселковая библиотека

«Безнең авылның сугышчы-интернационалистлары»

2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан республикасыннан чыгаруга 35 ел тула. Ел саен вакыт безне Әфган вакыйгаларыннан читләштерә, әмма безгә Актюбә бистәсе сугышчыларының батырлыгын һәм фидакарьлеген беркайчан да онытмаска кирәк. Һәлак булганнар һәм исәннәр, Әфганстанда үз хәрби бурычын намус белән үтәделәр, бөтен халык хәтеренә һәм хөрмәткә лаек булдылар. Әфган сугышының үз геройлары бар. Әфганстаннан үткән актубәлеләр турында «Безнең авылның сугышчы-интернационалистлары» мәгълүмати сәгатендә белергә мөмкин.