Актюбинская поселковая библиотека

Сетевая акция «Тарихтагы безнең эзләр».

#Тарихтагыбезнеңэзләр 
#Маяк90
#Актюбинскаябиблиотека участвует в сетевой акции «Тарихтагы безнең эзләр».
         Сәләте – тумыштан.
              Бигрәк матур, оста яза.
                                            Халык.
 
Ул безнең коллективка 2000 елда килеп керде. Үткен каләме, көнүзәк проблемаларны кыю яктырткан язмалары белән «Маяк» газетасы укучылары күңелен шунда ук яулап өлгерде. Халык арасында: «Бигрәк матур, оста яза. Кем икән ул Лиза Нур?» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Мөслим районы Иске Чакмак авылында Рөстәм һәм Флера Каһармановлар гаиләсендә җиргә беренче ак карлар төшкән мәлдә дөньяга килгән кызга исемнең дә саллысын – патшабикәләр йөртә торганын кушканнар. 
Тумыштан бирелгән сәләте, тырышлыгы, кыюлыгы, үҗәтлеге киләчәктә Елизавета-Лизага биек үрләр яуларга ярдәм итәр. Ә балачагы, яшьлеге пионер, комсомол лидеры булып, мәктәп тормышында кайнап узар. Шул чакта ук чарлана башлаган каләме аны Мөслим районының «Авыл офыклары» газетасына эшкә алып килер.
    Журналистикага юл башы.
Мәктәпне генә тәмамлаган кыз башта корректор ярдәмчесе булып эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Аннан авыл хуҗалыгы, партия бүлекләре корреспонденты була. 1986 елда – җаваплы сәркәтип, ә 1990 елда баш мөхәррир урынбасары вазифасы йөкләнә. «Авыл офыклары»нда Лизаның каләме тагын да шомара, тирән эчтәлекле, йөгерек телле мәкаләләре белән танылу ала, газетаның йөзен матурлауга көчен куя. 
      Себерне үзләштерү.
Язмыш җилләре 1997 елда аны бөтереп Себергә алып китә. Монда да журналист югалып калмый, Ноябрск шәһәрендә «Төрек дөньясы» газетасын чыгара, Татарстан белән Башкортстанның сәяси, мәдәни тормышын яктырта. Төмән өлкәсе Ноябрск шәһәренең татар-төрек автономиясен оештыруда башлап йөри. Шәһәр телерадиокомпаниясендә татар-төрек диаспорасы өчен тапшырулар алып бара. Бөтенсоюз Татар Конгрессы белән берлектә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуны күтәреп чыга һәм татар балаларына белем дә бирә.
     Азнакайның тарту көче.
2000 елда Нурлыевлар гаиләсе иренең туган шәһәре – Азнакайга кайтып төпләнәләр. Тәҗрибәле журналист «Маяк» газетасында да үз урынын таба, язмалары белән азнакайлылар йөрәгенә бик тиз үтеп керә. Район газетасына кушымта булып чыгып килүче балалар һәм яшьләр өчен «Спектр» газетасын да җитәкли, бик күп укучыларның сәләтләрен ача, журналистикага юл күрсәтә.
Тирәнтен белеме, бай тәҗрибәсе, оештыру осталыгы аңа җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары урыннарында лаеклы эшләргә ярдәм итә. Нинди генә авыр йөк тартса да, ул беркайчан каләмен читкә куймады, алны-ялны белми яза, халык өчен әһәмиятле темаларга түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр оештыра, рейдларга чыга. 
Газета эше өстенә әле әфганчылар, районыбыз тарихы турында китаплар чыгарырга да, иҗтимагый тәрбияче, районның төрле комиссияләре, иҗтимагый оешмалары әгъзасы булып, бик күп игелекле гамәлләр кылырга да вакыт таба.
    Тырышлыкның әҗере.
Лиза Нурлыеваның югары һөнәри осталыгы турында төрле иҗади бәйгеләрдә яулаган күпсанлы дипломнары, мактау грамоталары сөйли.  Аңа “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән абруйлы исем бирелде. Ә иң зур бүләк, һичшиксез, халык мәхәббәте. Һәр язмасы басылып чыккан саен, әле телефоннан, әле килеп, рәхмәт әйтеп китәләр. Үз эшеңнең файдасын, аның башкаларга кирәклеген тоеп яшәү бәхет ул.
Резеда ШӘРИПОВА