Центральная детская библиотека

"Минем әбием, бабам. Моя бабушка и дедушка"

Әбекәй-алтыным, бабакай-якыным 
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда, 
Белмим сезне ничек зурларга. 
Телим сезгә изге теләкләр, 
Йолдыз булып яна йөрәкләр. 
Бүген татар телен өйрәнү түгәрәгенә килгән балалар “Өлкән яшьтәге кешеләр” темасына кагылган яңа сүзләр белән таныштылар. Үзләренең яраткан әби-бабалары турында матур итеп сөйләп, Е. Благининаның “Бабушка –забота” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар “Трамвайда”, ”Ишек алдында”, “Җәяүлеләр юлында”, “Булышчылар” уеннарында актив катнаштылар. Р. Вәлиеваның “Дәү әнигә барабыз”, Мөҗәһитнең “Әбием үрнәге”, “Бабам дөрес өйрәтә” һ.б. шигырьләрне тыңлаганнан соң, “Әби белән бабай” дип аталган мультфильмны балалар игътибар белән яратып карадылар.