"Серле каләм"
Шәһәребездә талантлы авторлар бик күп. Китапханәгә йөрүче укучыларыбызны аларның иҗаты һәм үзләре белән якыннан таныштыру, китапларын укуга кызыксыдыру – безнең бурыч. Шул максаттан чыгып уздырылган чираттагы бүгенге очрашуыбыз Түбән Кама авторларының берсе-Фәнүзә Сабирова белән үтте. ”Серле каләм” дип аталган әдәби сәгатькә килгән 6-мәктәпнең 6-нчы сыйныф укучылары автор белән аралаштылар, рәхәтләнеп шигырьләрен тыңладылар, шигырь язу серләре турында фикер алыштылар.