"Яңа китап - гадел дус"
Бүген безнең китапханәбездә 2 нче гимназиянең лагерына йөрүче балалар кунакта булды. Аларга экскурсия, 2017 нче елда чыккан яңа китапларга күзәтү үткәрелде. Заһирә Гомәрованың “Балалар өчен шигырьләр, табышмаклар”, Гүзәл Әдһәмнең “Әбием ни исемле?” китабыннан балаларга табышмаклар, шигырьләр, хикәяләр укылды, кызыклы әңгәмә корылды.