Центральная детская библиотека

"Муха-цокотуха" К.И.Чуковский

Николай Корнейчуков кем ул? . Бу исем Корней Иванович Чуковскийга туганда бирелгән була. Әлбәттә, Чуковский фамилиясе һәркемгә таныш. "Мойдодыр", "Айболит", "Телефон", "Тараканище" кебек әсәрләрне һәркем белә.
Бүген "Экранда - китап" проекты кысаларында "Муха-Цокотуха" әсәре сайланды! Әкият бик оста тел белән язылган, җиңел укыла, юмор хисе белән сугарылган, шул ук вакытта бик тирән мәгънәгә ия. Уку, карау һәм фикер алышу кызларга әсәрне искә төшерергә һәм К.Чуковскийның "Муха-Цокотуха" китабының тышлыгын бизәүдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә ярдәм итте.