"Рус халкының көзгесе"
12+ залы укучылары бүген бөек язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 196 ел тулуга багышланган "Рус халкының көзгесе" күргәзмәсендә булдылар.
Күргәзмә укучыларга QR-кодлар ярдәмендә электрон ресурсларга керү мөмкинлеге бирә, бу глобаль цифрлаштыру чорында аеруча актуаль. Китап күргәзмәсеннән QR-кодларны сканерлап, язучының «Ясная Поляна» музей-утарына виртуаль сәяхәт ясарга һәм бөек әсәрләрнең электрон битләрен ачарга мөмкинлек тудыра.