Центральная детская библиотека

"Яз җитә, Нәүрүз килә"

Нәүрүз мөбарәкбад!”

Көн белән төн тигезләшкән көнне татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар.
Бездә 15 нче "Чулпан" балалар бакчасы белән берлектә «Яз җитә, Нәүрүз килә» дип исемләнгән бәйрәм оештырдык. Чарабыз балалар бакчасының бик матур бизәлгән музыка залында, балалар башкаруындагы шигырьләр, җыр- биюләргә үрелеп барды. Убырлы Карчык белән Шүрәле кебек әкияти геройларның пәйда булулары балаларны чын күңелдән сөендерде. Берсеннән- берсе кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык. Ә бәйрәмнең төп хуҗасы Нәүрүзбикә матур теләкләр әйтеп, бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнады.

Без үз чиратыбызда, бәйрәмдә катнашкан балаларга, аларның тәрбияче апаларына, әти-әниләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да шулай бердәм булып, хезмәт итик дигән теләктә калыйк.