"Француз вальсы "Кадриль" биибез"
Интенсив вальс үз эшен дәвам итә, димәк, анда катнашучылар саны артканнан арта бара!
Әйдәгез таныш булыйк! Эвелина Балмасова берничә ел инде китапханәбезнең тугры укучысы. Ул безгә китаплар алырга еш килә, күп кенә конкурсларда катнаша, хәтта "Букля"әдәби клубына да йөри. Хәзер ул вальс нигезләрен өйрәнә.
Эвелина 35 лицейда укый. Буш вакытларында инглиз телен өйрәнә, шулай ук "Кудо" көнчыгыш көрәш сәнгатенең бер төре белән шөгыльләнә.
Бу юлы без интенсив катнашучылар белән "Карусель" маршын өйрәндек һәм "француз вальсы"н кабатладык.