Центральная детская библиотека

"Йөрәгемә татлы туган телем"

21 февральдә барлык илләрдә дә туган тел көне билгеләп үтелә. Туган тел ул- әти-әни, әби-бабай сөйләшә торган тел. Без бу көнне мәктәпкәчә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән бергә 11нче балалар бакчасында билгеләп үтәргә булдык.
Уен формасында оештырылган чаралар-малайларның һәм кызларның үз халкының мәдәниятенә кызыксынуын арттыра, шулай ук аларның туган тел, туган ил турындагы белемнәрен киңәйтә.
Барлык телләр дә матур. Туган телегезне онытмагыз, яратыгыз, аны саклагыз, аның белән горурланыгыз!