Центральная детская библиотека

"Кыш бабайга хат"

 Безнең китапханә “Кыш бабайга хат” акциясен игълан итте. Акциядә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез? Хатларны безнең китапханәгә килеп тапшыра аласыз.

Ә без исә бүген беренче кунакларыбызны каршы алдык. 15 нче санлы балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбыз, әти- әниләре белән берлектә эшләнгән берсеннән- берсе матур хатларын Кыш бабай почтасына салды.

Ә син хат яздыңмы әле? Алайса безгә ашык.