Центральная детская библиотека

"Дәрес-сәяхәт"

Балалар дөньясы - бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез, хәрәкәтсез тора алмыйлар. Ә менә уен формасында оештырылган дәресләр исә тел белән кызыксынуны көчәйтә, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә.
Китапханәбездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Татарча да яхшы бел" дип исемләнгән яңа клуб үз эшен башлап җибәрде. Бүгенге шөгыльнең төп кунаклары Алсу белән Куян татар телендә исәнләшү, танышу, ягымлы сүзләрне дөрес куллану ысуллары белән таныштырды. Ә нәни дусларыбыз исә бик тә ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булып чыкты, елак куянга ярдәмгә ашыкты. Аны тәмле, баллы кишер белән сыйлады. Төрле уеннар, җырларга үрелеп барган чарабыз бик тә җанлы һәм мавыктыргыч узды.
Киләсе очрашуларны көтеп калабыз, нәни дусларым!