«Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем»
Бүген Балалар үзәк китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан әлифбасы» проекты кысаларында «Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем» дип аталган очрашу кичәсе уздырды. Кичәдә күренекле мөслимлеләр – язучы: Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Факил Сафин, Фәтхулла Абдуллин, җырчы Габидулла Хөрмәтуллин һәм шәһәребезнең күренекле сәнгать осталары катнашты. Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинның очрашу кичәсенә килүе мөслимлеләргә һәм шәһәрдәшләребезгә ямь өстенә ямь булды.