Центральная детская библиотека

“Түгәрәк уен”

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Балаларыбыз туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын белеп үссен өчен бүген китапханәбездә халыкара туган тел көне уңаеннан “Түгәрәк уен” кичәсе үткәрдек. Шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбеннән килгән укучыларыбызның чыгышлары һәр баланың күңелендә бәйрәм хисе уятты.