"Яшәү кызык, тормыш катлаулы..."

«Кешене елатуы җиңел, ә менә чын күңелдән елмайтуы, көлдерүе читен», - дигән Татарстанның Халык язучысы Туфан Миңнуллин. Ни әйтәсең, хак сүзләр.
Инсаф Кашапов, шөкер, андыйлар рәтендә түгел. Ходай Тәгалә аңа кешеләрне елмайта белү орлыгы салган. Ул үзенең хикәяләрен түшәмнән, яисә әллә каян, ак болытлар артыннан алып язмый. Тормышта күргән-белгән яки үз башыннан кичергән вакыйгаларга таянып һәм гипербола ысулларын файдаланып яза.

 

Бүген Халыклар дуслыгы йортында "Ихлас" проекты кысаларында үткән әдәби-музыкаль кичә, чынлап та, күңелләргә яктылык бүләк итте. "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, талантлы юмор остасы Инсаф Кашаповның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бу очрашу, һичшиксез, онытылмаслык булды.

 

Кичәнең бизәге булып Миләүшә Рәхимова һәм Алсу Вәлиуллинаның моңлы җырлары яңгырады. Очрашу, һәркемнең күңелендә якты эз калдырды, тормышның кадерле булуын тагын бер кат искәртте.