«Тукай шәкертләре»
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан китапханебездә бик күп чаралар оештырыла. Бу истәлекле вакыйганы без бик зурлап, шат күңел белән каршылыйбыз. Тукайның иҗат мирасы – ул безнең горурлыгыбыз, милли байлыгыбыз. Аның шигырьләре, поэмалары, сатирик әсәрләре, публицистикасы татар халкының рухи дөньясын, гореф-гадәтләрен, омтылышларын яктырткан алтын багана булып тора.
Г.Тукай исеме безнең йөрәкләребездә һәрвакъыт яшәячәк, аның әсәрләре безгә илһам бирәчәк.