Үзем сайлаган язмыш
Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, "Яшьлегем чишмәләре" аралашу клубына йөрүче шәһәребезнең хезмәт ветераннары өчен Татарстанның халык язучысы, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Кичә Туфан Миңнуллинның иҗатын яратучыларны, татар әдәбияты белән кызыксынучыларны бергә җыйды. Бу мәдәни чара язучының иҗатын тагын бер кат искә төшерергә һәм аның әсәрләренең әһәмиятен ассызыкларга ярдәм итәчәк.