Центральная библиотека им. Г. Тукая

Сабантуй мизгелләре

Сабан туе – бердәмлек, дуслык бәйрәме, ул һәркемгә шатлык һәм истәлекле мизгелләр бүләк итә. Шәһәребездә үткәрелә торган татар халкының милли бәйрәме Сабан туенда китапханәчеләр дә актив катнаштылар, төрле милли уеннар оештырдылар. Бу чаралар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Уеннар арасында чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, чиләк, көянтә белән су ташу кебек күңелле һәм кызыклы ярышлар булды. Уеннарда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп, катнашты һәм һәр катнашучы бүләкләр алды.
Бу чаралар Сабан туен тагын да күңеллерәк һәм истәлекле итә.