Шигырьләрем - милләт сагында
Бүген "Шәфкатьлелек"тернәкләндерү үзәгендә әдәбият дөньясы кайнады! Биредә "Әдәби тукталыш" проекты кысаларында "Шигырьләрем - милләт сагында" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде.
Очрашуга "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы Халимова Мөнҗия Зәкәрия кызы кунакка килде. Ул үзенең иң күркәм шигырьләрен укыды, моңлы җырларын башкарды һәм тамашачылар белән җылы әңгәмә корып, күңелләренә үтеп керде. Кичә бик җанлы узды. Һәркем күңеленә якын сүзләр ишетте, рухи азык алды. Бу кичә әдәбият сөючеләр өчен онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.