Нәкый Исәнбәт тууына 125 ел
Нәкый Исәнбәт, чын исеме (Әхмәтнәкый Сираҗетдин улы Закиров) (1899 – 1992) – күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның Халык язучысы.
Нәкый Исәнбәт татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист.
«Татар халык мәкальләре», «Татар теленең фразеологик сүзлеге», «Татар халык табышмаклары», «Идегәй» дастанының җыелма тексты һ.б – болар барысы да татар теле һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өлкәсендә фундаменталь хезмәтләр булып саналырга хаклы».