Центральная библиотека им. Г. Тукая

Октябрь аеның яңа саннары!!!

«Гаилә һәм мәктәп» журналы:

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин нинди укучы, нинди мөгаллим булган? «Мәктәп ул - могҗиза» язмасында бу хакта үзе сөйли.
Башкалар өчен шигырь ятлау яисә рәсем ясау гадәти хәл булса, арасында хәреф тануда да кыенлык кичергән сабыйлар бар. Моның сәбәпләрен махсус комиссия ачыклый. Аны ничек дөрес үтәргә кирәклеге турында укырсыз.
Каф таулары, Бараба татарлары яшәгән төбәккә сәяхәт, спорт, әдәбият, психолог киңәше, мәктәпкә йөрмәүче балалар – тагын күп кызыклы язмалар көтә.

«Сәхнә» журналы:
Рөстәм Галиев – Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы күпкырлы иҗади шәхес, Татарстан Республикасының әйдәп баручы театр эшлеклеләренең берсе, кабатланмас почеркы булган сәләтле режиссёр «СССР» (Сәхнәдә Сәнгать Сәхифәсе Рәсемнәре) рубрикасында.

 Сөембикә» журналы:

Фәндә хатын-кызга нигә өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк? Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Дания Заһидуллинаның моңа җавабы бар. Академик белән әңгәмә «Физик та мин, лирик та...» язмасында.
Бик авыр чакларында да сынмаган-сыгылмаган, язмышын җиңеп, тормыш юлын башын горур тотып үткән Равия Әхмәтова турында «Мин язмышны җиңдем» рубрикасында.
Бәрәңге үстерү, беләсезме, кайчан алтын бәясенә төшә? Юк икән, «Үз дөньям» сәхифәсендәге Рита Сәлахова язмасын укыгыз.
Вакыйгага юмор белән карау кайчак хатын-кыз психологиясен җиңелрәк аңларга ярдәм итә. «Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә этикет белгече психотип буенча киенергә өйрәтә, табиблар сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
«Аш-су» рубрикасында – клярдагы кәбестә пешеү буенча мастер-класс.

 

Килегез! Укыгыз!