Шигырь һәм көй бер дисбедә...
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Шигырь һәм көй бер дисбедә..." дип исемләнгән "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе язучылары белән очрашу барышында көйгә салынган шигырьләрне барлап, композиторлар белән берлектә уртак кичәләр уздыру турында фикер алыштык. Алдагы планнарга күз салып, узган әдәби чараларны искә төшердек. Яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре- шигырьләрне укып узган әдәби утырышыбыз бик уңдырышлы һәм файдалы узды.