Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәртәбәле кунаклар


Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә мәртәбәле кунаклар - РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары О.А.Машковцев ,Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Д.Р. Мәрдәнов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары А.В.Умников булды.
Кунакларга безнең зур һәм якты китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ә.З.Фәйзетдинова китапханә эшчәнлеге, биредә нинди проектларның тормышка ашырылуы турында сөйләде, кызыксындырган сорауларына җаваплар бирде.
Үзәк китапханәнең якынлашып килүче юбилее уңаеннан, кунаклар истәлеккә җылы теләкләр калдырдылар.