"Уенчыклар"
"Тылсымлы юллар" проекты кысаларында 83нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар танып-белү уенына җыелып, яраткан уенчыклары белән уйнадылар:машина йөртүче булып карадылар, песине тәмле балык белән сыйладылар, төрле аюларның үз урыннарын билгеләп чыктылар, ә инде тупны үз куллары белән ясадылар.
Балалар күңел ачып кына калмадылар, китапханәче Ләйсән Әхмәтҗанованың шигырьләре белән таныштылар. Алар арасында "Туп", " Минем курчагым", " Азат булдыра", "Шаянкаем", "Аю" дигәннәре бар иде.