"Тормыш яме"
Туар таңнар безгә өмет өсти,
Килер язлар безне яшәртә.
Гамәлемнең һәрчак кирәклеге
Бу дөньяда мине яшәтә.
- дип яза матур әдәбияткә гашыйк шәхес, балалар өчен дэ, замандашларына да багышлап иҗат итүче, санап бетергесез киң кырлы талант иясе, 29 май көнне безнең китапханәбездә туры эфир кунагы булган Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.