"Ялкау өстәл"
Быел татар шагыйре Ринат Мәннанның тууына 80 ел. Шул уңайдан, без 31 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни укучыларыбызны Ринат Мәннанның "Ялкау өстәл" исемле китабы белән таныштырдык.
Малайлар һәм кызлар шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен тыңладылар, уеннарда катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.