”Тәүфыйклы песи”
Быел татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел. Такташ – балалар яратып укый торган әсәрләр иҗат иткән әдип. ”Тәүфыйклы песи”, “Караборынның дусты” әсәрләре еллар үткән саен сабыйларны үзенә тарта, аларда кызыксыну уята.
Бүген без 42 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни укучыларыбызны Һади Такташның “Тәүфиклы песи” әкият-шигыре белән таныштырдык. Балалар әлеге әкиятне зур игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр һәм уеннарда теләп катнаштылар.