Әдәби кичә "Теле барның - иле бар"
21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан 7 нче сыйныф укучылары белән "Теле барның - иле бар" дигән темага әдәби кичә үтте. Балаларга туган тел тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелде, интеллектуаль уеннар үткәрелде: “Тылсымлы сүз”, "Уйла һәм әйт", "Кем тапкыррак" ("башваткычлар" сүзеннән яңа сүзләр төзү) һәм башка уеннар уйналды. Сораулар буенча әңгәмә үткәрелде. Туган тел, татар теле турында шигырьләр укылды.