Городская детская библиотека - филиал № 6

Күңелле татар теле

Бүген 6-нчы балалар китапханәсендә кечкенә нәниләребез өчен  "Күңелле татар теле" онлайн түгәрәге узды.
Балалар өчен "Шәһәр" дигән темага дәрес үтте. Шәһәр, тукталыш, кебек яңа сүзләр өйрәнделәр. 
Дәрес дәвамында "Парклар буенча сәяхәт " дигән уен үткәрелде. Ә инде дәрес ахырында нәни дусларыбыз "Акбай туган көнгә бара" дигән мультфильм карый алдылар.

Барлыгы - 15 кеше катнашты.