«Гасыр кичкән шигърият»
Буген 7 нче мәктәпнең югары сыйныф укучыларына, 45 нче яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре Г. Тукай иҗатына багышланган “Гасыр кичкән шигърият” исемле әдәби чара уздырды. Чарабызның төп максаты: укучыларга Г. Тукай иҗаты үрнәкләре буенча өстәмә мәгълүматлар бирү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү; туган телгә кызыксыну уяту, матур сөйләм телен үстерү күнекмәләребулдыру тора. Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә дә гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган. Яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын өчен, бөек шәхесләребезне онытмасын өчен шушындый чаралар аша укучылар күңеленә үтеп керергә тырышабыз. Чарабызның беренче өлешендә укучылар Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштылар. Икенче өлешендә Г. Тукайның биографиясе турында ниләр белүләрен күрсәттеләр, аның шигырьләрен сөйләделәр, башваткыч чиштеләр. Өченче өлешендә шагыйрьнең тормышы, һәм иҗатына кагылышлы “Без Тукайны беләбезме?” дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр.