Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Шәҗәрә-нәсел агачы

Бүген "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә, Гаилә елы уңаеннан, туган-якны өйрәнүче, шәҗәрәләр төзү остасы, язучы Мансур Корбангали улы Ганиев белән бик тә эчтәлекле "Шәҗәрә-нәсел агачы" дип исемләнгән очрашу узды. Чарада шәһәребезнең 25 нче гимназия укучылары катнашты.
Укучылар аның төзегән шәҗәрәләрен үз күзләре белән күрделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шәҗәрә төзү тәртибен өйрәнделәр. Шулай ук Мансур абый Ганиевның китаплары белән якыннан таныштылар.