Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Яңа ел калейдоскобы


"Яңа ел калейдоскобы" "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә иң актив яшь укучыларны җыйды. Балалар яңа ел традицияләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, бәйрәм өстәле "меню"сын төзеделәр, кар бөртекләреннән мәкальләр җыйдылар. Күзләрен бәйләп яңа ел чыршысы ясадылар һәм иң катлаулы яңа ел табышмакларына да бик тиз җаваплар таптылар. Кар атышып уйнау балаларга гына түгел, әниләр өчен дә бик кызык булды. Күңел ачуга суыклар комачаулый алмады.